news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары оешмаларның күчемле милкенә салым кертүгә ризасызлыгын белдерде

1,1 процент күләмендә салым ставкасы буенча закон проекты тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы депутатлары оешмаларның күчемле милкенә салым кертүгә ризасызлыгын белдерде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советының 34 нче утырышында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 2 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында закон проекты каралды. Депутатлар аны беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин оешмалар мөлкәтенә салым турында законга үзгәреш кертү 2017 елның 27 ноябреннән федераль закон чыгу белән бәйле булуын билгеләп узды. Закон проекты нигезендә, оешмаларның күчемле мөлкәтенә салым ставкасы 1,1 процент күләмендә билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, 2012 елга кадәр Россия Федерациясендә оешмалар күчемле милеккә салым түләгән. Бу автомобиль, станок, җиһазлар, төрле техникага салым турында сүз бара. Салым акчасы төбәк бюджетларына юлланган. Әмма биш ел элек, предприятиеләр җиһазларын яңарта алсын өчен, Хөкүмәт салым түләттерүдән азат иткән булган. 2018 елдан салымны яңадан кайтару карары кабул ителгән, ләкин бу мәсьәлә төбәкләр карамагында. Россия Федерациясе төбәкләренә өстәмә салым ташламалары кертү яки салымнан тулысынча азат итү хокукы бирелгән. Берничә төбәк шундый ташламаларны саклап калачагы турында белдергән. Россия Федерациясе субъекты закон чыгаргач кына, бу территориядә федераль ташлама гамәлгә керә. Төбәктә закон кертелмәсә, 2018 елда күчемле милеккә карата салым ставкалары 1,1 проценттан артык була алмый.

“Комитетта бу мәсьәлә каралды. Уңай бәяләмә бар”, - диде Леонид Якунин.

Шулай да кайбер депутатлар оешмаларның күчемле милкенә салымны кайтаруга карата ризасызлыгын белдерде. “Челны-хлеб” оешмасы генераль директоры, депутат Рафаэль Юнысов фикеренчә, моны “үсешкә салым кертү”гә тиңләп була. Бу предприятиеләрне үз производствосын яхшыртуга стимулдан мәхрүм итә, дип саный ул. Депутат Роман Мугерман да күчемлек милеккә салым кертү белән килешми. Предприятиеләрнең үзара тигезсезлеге барлыкка килә, дигән фикердә ул. Россиянең кайбер төбәкләрендә предприятиеләр салым түләүдән азат ителгәч, Татарстан предприятиеләре мондый шартлардан мәхрүм булса, мөмкинлекләр тигез булмаячак, ди ул. КФУ ректоры, депутат Илшат Гафуров та салым кертелү сәламәтлек саклау һәм белем бирү учреждениеләренең алга таба үсеш стимулын юкка чыгарачак, дип саный.

Леонид Якунин сүзләреннән аңлашылганча, әгәр салым буенча ташламаны кире кертсәң, 2018 елга дип кабул ителгән Татарстан Республикасы бюджетын 6 млрд сумга киметергә туры килер иде. Аның әйтүенчә, федераль закон болай да ставканы минималь күләмдә билгеләгән. 2,2 процент урынына 1,1 процент итеп расланганын әйтте.

Шул рәвешле, Дәүләт Советы утырышында 1,1 процент күләмендәге салым ставкасын кертү турында килештеләр. Бу бюджеттан 1,5 млрд сум акчаны киметәчәк.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, салымны кире кайтару белән бәйле рәвештә, аерым оешма һәм предприятиеләрдә бу мәсьәлә ел дәвамында аерым тәртиптә каралырга мөмкин булуын белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов закон проектын хуплауны сорады. Президент яңа инвестицион проектларга ярдәм буенча чаралар гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. “Сез барыгыз беләсез: барлык хупланган инвестиция проектларын без милеккә салымнан тулысынча азат итәбез. Мин Татарстанда яңарту яклы, шуңа күрә әгәр модернизациягә йөз тотсалар, без инвестиция проектларына ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100