news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары гаиләдә көч куллану темасына кайнар линия оештыра

«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе вәкилләре киләсе елга эш планын раслады.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Якындагы айда «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе гаилә-көнкүрештә көч куллану темасына багышланган «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар линия уздырачак. Ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырыла. Шул хакта бүген хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында билгеле булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, 2019-2020 елларда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын законнар белән җайга салу, хатын – кызлар сәламәтлеген саклау, инвалидлыгы булган өлкән яшьтәге гражданнарга озак вакыт тәрбияләү системасын булдыру, хатын-кызларга хезмәтне саклау һәм башка мәсьәләләр парламентарийлар өчен өстенлекле булачак.

«Планны төзегәндә, без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы нигезләмәләренә таяндык, киләсе елның төп вакыйгаларын – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, шулай ук сайлау кампаниясе барышында алган сайлаучыларның наказларын исәпкә алдык»,-диде Ларионова.

Моннан тыш, депутатлар традицион хәйрия һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эш планы расланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100