Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы депутатлары Гөлнара Сабированы Иҗтимагый палатага кертүне хуплады
«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире кандидатурасын Илдар Суфияров урынына тәкъдим иттеләр.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды. Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында депутатлар шушы мәсьәләне карап, аның кандидатурасын хуплады.
«Гражданнар инициативаларын хуплау үзәге» иҗтимагый фондыннан «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабированы Иҗтимагый палата әгъзасы итеп раслау турында материаллар килде», — дип белдерде утырышта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров.
Гөлнара Сабирова Илдар Суфияров урынына килде. Суфияровның вәкаләтләре, Тарифлар буенча дәүләт комитетына эшкә күчүе сәбәпле, вакытыннан алда туктатылган.
Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Гөлнара Сабирова турында: «Бу әзерлекле кеше, актив җәмәгать эшлеклесе, журналист», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз