news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек эшләрен башлады

Халык ышанычлылары Чаллыда сугыш ветераннарын сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышты

(Чаллы, 15 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Кичә Чаллыда ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек эшләренә ярдәм күрсәтү комиссиясенең уртак күчмә утырышы узды. Чараны аларның рәисләре – депутатлар Светлана Захарова һәм Наил Хөснетдинов үткәрде.
“Автошәһәр мондый чараны үткәрү өчен очраклы рәвештә генә сайланмады. Биредә социаль өлкәдә зур эш башкарылган. Сугыш ветераннары өчен госпиталь уңышлы эшләп килә. Быел ремонт эшләре һәм медицина җиһазлары сатып алуга 30 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Чаллыда тыл хезмәтчәннәре өчен бердәнбер пансионат урнашкан. Без коллегаларыбызның да әлеге уңай тәҗрибә белән танышуын теләр идек”, – диде Светлана Захарова журналистларга биргән интервьюсында.
Чаллының депутатлар танышкан социаль учреждениесе дөрестән дә яхшы тәэсир калдыра. Мисал өчен, “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм хезмәт ветераннары пансионатында физиокабинетлар, дәвалау физкультурасы кабинеты, тренажер заллары эшли. Биредә өлкәннәр ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта ала. Ә сугыш ветераннары госпиталендә хәтта фитобар да бар.
Утырышның пленар өлешендә билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 10 меңгә якын Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм 5 мең сугыш инвалиды, 140 меңнән артык тыл хезмәтчәне яши. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан сугыш ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү – сәламәтлек саклауның мөһим бурычы. Мисал өчен, алар өчен медицина хезмәте күрсәтүгә ташламалар киңәйтелгән. Республика клиник хастаханәсе белгечләренә хәзер телефон буенча яки Интернет аша язылып була. Ел саен дәваханәләрдә ветераннар медицина тикшерүе үтә. Гражданнарның 50–70 проценты өйләрендә медицина ярдәме ала, авыл районнарында бу күрсәткеч 90 процентка җитә.
Руфина Голубева катарактадан интегүче ветераннар өчен югары технологияле операцияләр хакында да искәртте. Ул Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм тыл хезмәтчәннәренә мондый операцияләр беренче чиратта ясалачак, дип вәгъдә бирде. Ишетмәүчеләрне тыңлау аппаратлары белән тәэмин итү эше дә алып барыла.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов шифаханә һәм ял йортларында сугыш ветераннарын сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру мәсьәләләренә тукталды. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда 1700 гә якын гражданга социаль ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук теплоходларда круизлар да оештырыла. РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров билгеләп үткәнчә, быел ташламалы категориягә караган гражданнарны сәламәтләндерү максатына 180 миллион сумнан артык акча бүленгән, бу шифаханә–курорт учреждениеләренә 12 меңгә якын юллама сатып алырга мөмкинлек биргән. Утырыш нәтиҗәләре буенча депутатлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру турында яңа карар кабул итте. Документ нигезендә, алар 2010 елгы бюджет турында ТР закон проектын караганда Казан һәм Чаллыда сугыш ветераннары өчен госпиталь биналарын капиталь ремонтлау һәм җиһазландыруга 165,5 миллион сум күләмендә ассигнование күздә тотарга планлаштыра.
Депутатлар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына ветераннарны дарулар һәм медицина тикшерүе, ә хастаханәгә салганда уңайлы палаталар белән тәэмин итәргә; Социаль иминият фондының Төбәк бүлегенә гариза бирүчеләргә бушлай юлламалар тәкъдим итәргә, ә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына шәфкатьлелек хезмәтләренең эшен оештырырга киңәш итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100