news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы депутат Гөлнара Мөҗипованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Бу карар депутатның Татарстаннан күченеп китүе белән бәйле.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутат Гөлнара Мөҗипованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бу мәсьәлә бүген парламентның унсигезенче утырышында каралды.

«Дәүләт Советына Гөлнара Мөҗиповадан Татарстаннан читкә күченүе белән бәйле рәвештә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде. Ул Санкт-Петербургка күченә», — дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Карар нигезендә, Гөлнара Мөҗипова Социаль сәясәт комитеты составыннан чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot