news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы өченче һәм аннан соңгы балаларга да ана капиталын бирү тәкъдиме белән чыкты

Ана капиталы кертелгәч, 2007 елдан Россиядә 7 млн нан артык гаилә сертификат алган, диде Т.Ларионова Россия Дәүләт Думасы комитеты утырышында.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советында өченче һәм аннан соңгы балаларга да ана капиталын гамәлгә кертергә кирәк дигән тәкъдим яңгырады. Бу тәкъдим белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова чыкты. Искәртеп үтик, бүген республика парламентында Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитетының түгәрәк өстәл утырышы узды. Чара демография сәясәткә багышланган иде.

Татьяна Ларионова фикеренчә, балалар тууны арттыру өчен, ана капиталын бер тапкыр гына түгел, ә аннан соңгы балалар өчен дә бирү кирәк. “Демографик упкын котылгысыз булуын аңлап, без өченче һәм аннан соңгы балалар тууына этәргеч бирергә кирәк, дип саныйбыз. Бүген-иртәгә булмаса да, икенче баладан соң туган башка балалар өчен дә ана капиталы турында сертификат алучыларның санын арттырырга кирәк дип уйлыйбыз”, - дип белдерде ул.

Татьяна Ларионова ана капиталы гамәлгә кертелгәннән бирле, 2007 елдан Россиядә 7 млн нан артык гаилә сертификат алганын, 2016 елда 600 меңнән артык гаиләгә сертификат бирелгәнен билгеләп узды. «Сертификат алучыларның 54,3 проценты гына бу акчадан файдаланган, ягъни берничә йөз миллиард сум акча әлегә кулланылмаган”, - диде.

Татьяна Ларионова әйтүенчә, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү чарасы әллә ни нәтиҗәле түгел, чөнки инженерлык коммуникацияләре булмаган җирләргә ихтыяҗ бик үк зур түгел. Бу нисбәттән ул шушы мәсьәләнең дә игътибар үзәгендә булырга тиешлеген әйтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100