news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы бушлай парковка чиге турында закон инициативасын Думага юллый

Татарстан депутатлары бина территорияләре чикләрен билгеләү вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына йөкләүне тәкъдим итә.

Дәүләт Советы бушлай парковка чиге турында закон инициативасын Думага юллый
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутатлары бина һәм объект территорияләрендә түләүле парковка тыелган чикләрне билгеләү тәртибе турында закон иницативасын әзерләгән. Әлеге документны парламентарийлар Россия Дәүләт Думасына җибәрәчәк. Бу хакта карар бүген Дәүләт Советының 48нче утырышында кабул ителде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев аңлатуынча, закон инициативасының асылы муниципалитетларга бушлай парковка чикләрен билгеләү хокукын бирүдән гыйбарәт. “Әгәр федераль закон чыгару органы мондый вәкаләтләрне бирсә, закон барлык гражданнар өчен тулы куәтендә эшли башлаячак”, - диде ул.

Федераль закон буенча, Россия төбәкләре спорт объектлары, белем бирү, медицина оешмалары, мәктәпкәчә белем учреждениеләре, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары территорияләрендә, күп фатирлы йортларның гомуми милке булган җир участокларында үз законнары белән түләүле парковкаларны тыярга хаклы. Шул ук вакытта, территория чикләре нинди аралыкта булуы критерийлары билгеләнмәгән.

Татарстан депутатлары әзерләгән документ бина һәм объектларның чикләрен билгеләү тәртибен раслауны күздә тота. Корылмалар муниципаль милектәге җирләрдә булуын исәпкә алганда, территорияләрнең чикләрен билгеләү вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына йөкләү тәкъдим ителә.

Депутатлар документны хуплады. Дәүләт Советы закон инициативасын федераль парламентта Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100