news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы Баулыда халык дружиналарын оештыру эше канәгатьләнерлек түгел дип тапты

Районда халык дружиналарын стимуллаштыру чаралары булдырылмаган, терәк пунктлар исә телефон элемтәсе һәм компьютер техникасы белән тәэмин ителмәгән.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республиканың Баулы районында халык дружиналарын оештыру эше канәгатьләнерлек түгел дип тапты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Павел Яркин һәм парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров халык дружиналары эшчәнлеген оештыру һәм тәэмин итү эшендәге кайбер җитешсезлекләрне күрсәтте», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин искәрткәнчә, депутатлар Баулы районының әлеге юнәлештәге эшен 2019 елның маенда контрольгә алган.

«Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен вакыт җитәрлек булды. Әмма күрүебезчә, координация эше урыныннан кузгалмаган. Терәк пунктлар үз функциясен үтәми диярлек, кешеләрне ирекле халык дружиналарына җәлеп итү өчен иң гади шартлар да тудырылмаган», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot