news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы аварияле торактан күчерү буенча закон проектын Дәүләт Думасына юллый

«Башта проект буенча аварияле торактан күчерү өчен фонд хисабыннан финанс ярдәме шәхси торакны проектлауга, төзүгә һәм сатып алуга бирелер дип каралган иде, аннары киңәшмәләрнең берсендә акчаны әзер торак сатып алуга күчерүгә карата фикер үзгәрде», — диде Александр Тыгин.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» закон проектын әзерләгән. Әлеге инициативаны бүгенге утырышта парламентарийлар хуплады.

Бу документ, гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү максатларында, индивидуаль торак йортлар төзелешенә акча бирүне күздә тота. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды хисабыннан акча РФ субъектларына күчерелә.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет рәисе Александр Тыгин бу инициативаның парламент утырышында ике тапкыр каралганын искәртте.

«Башта проект буенча аварияле торактан күчерү өчен фонд хисабыннан финанс ярдәме шәхси торакны проектлауга, төзүгә һәм сатып алуга бирелер дип каралган иде, аннары киңәшмәләрнең берсендә акчаны әзер торак сатып алуга күчерүгә карата фикер үзгәрде», — диде Тыгин.

Шул рәвешле, проектлау һәм төзү позицияләрен генә үз эченә алган яңа закон проекты әзерләнгән. Аны РФ Төзелеш министрлыгы да хуплаган. Депутатлар комитет карары белән килеште.

Татарстанда 48,50 мең кв.метр мәйданга ия 164 торак йорт аварияле хәлдә дип табылган, аларда 4 меңнән артык кеше яши.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot