news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Актанышта сайлау участокларында әзерлекне карады

Участоклар тавыш бирүнең мөһим һәм соңгы этабына күчә.

Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Актанышта сайлау участокларында әзерлекне карады
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 1 июль, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 30нчы июнь көнне Актаныштагы сайлау участокларында булды. Россия Федерациясенең Төп канунына үзгәрешләр кертү буенча үткәрелүче тавыш бирүнең барышы белән танышты. Бу хакта район газетасы яза.

«Әйтергә кирәк, актанышлылар, һәрвакыттагыча, ил, республика, район күләмендәге сәяси чараларда зур әзерлек күрсәтәләр. Бүген, 30нчы июнь көнне, берничә авыл җирлегендә сайлау участокларында булдык. 1 июль — Гомумроссия тавыш бирү көненә әзерлек яхшы оештырылганлыгын күрдек. Бөтен шартлар да тудырылган, саклык чаралары күрелгән, халык килә. Безнең бер шигебез дә юк: актанышлылар тавыш бирүнең кирәклеген аңлый. Кешеләрнең кәефе күтәренке, моны күрмичә мөмкин түгел» — диде Альберт Хәбибуллин.

— Гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән башланып китте. Әлеге кампаниядә 30 июньгә 16 мең 638 сайлаучы катнашты. Бу — райондагы 22 мең 256 сайлаучының 74 проценты, — дип таныштырды район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

2831 нче сайлау комиссиясе сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан. Төшкә хәтле алар да эшчәнлеген саф һавада, чатырда алып барды.

«Бу формат безгә бик уңайлы кебек тоелды. 57 нче бистә күпчелек яшьләрдән һәм урта буын кешеләреннән тора. Активлык күрсәтәләр. Берничә көнгә бүленүне дә уңай бәяләделәр. Чөнки үз вакытың, үз җаең белән килеп тавыш бирергә мөмкин. 1087 сайлаучыдан 810 сайлаучыбыз участокта тавыш бирергә өлгерде инде. Рәхмәт аларга», — диде әлеге участок сайлау комиссиясе рәисе Айгөл Галимҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100