Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын икенче укылышта кабул итте
2015 елга ул 5,4 млрд. сум дефицитлы булыр дип фаразлана
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын икенче укылышта кабул ителде.
ТР бюджет чыгымнары юнәлешләре буенча табыш күләме һәм бюджет ассигнованиеләре үзгәрешләренә бәйле кабул ителгән төзәтмәләрне истә тотып, закон проектына түбәндәге параметрлар салынган. 2015 елга ТР бюджетының фаразланган табыш күләме 149 миллиард 313 миллион 85 мең сум тәшкил итә. Фаразланган чыгым күләме - 154 миллиард 792 миллион 183 меңнән артыграк. Бюджет дифициты - 5 миллиард 479 миллион 98 мең сумнан күбрәк.
ТР бюджетының 2016 елга төп характеристикасы түбәндәгечә: фаразланган табыш күләме 154 миллиард 151 миллион 267 мең сум, чыгымнары - 162 миллиард 760 миллион 939 мең сумнан артык, бюджет дифициты - 8 миллиард 609 миллион 671 мең сумнан күбрәк.
2017 елга ТРның фаразланган табыш күләме - 160 миллиард 393 миллион 526 мең сумнан артык, чыгымнар - 174 миллиард 732 миллион 472 мең сумнан күбрәк, бюджет дифициты - 14 миллиард 338 миллион 946 мең сумнан артык.
Депутатлар бюджет проектына чыгым өлешен арттыра торган төзәтмәләрне кире кактылар.
Бүген үк 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга бюджетны өченче укылышта кабул итү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз