news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт сатып алулары өчен даруларны тасвирлау тәртибе расланды

Документта препаратның дару формасын, дозировкасын һәм яраклылык вакытын күрсәтергә кирәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алына торган дару препаратларын тасвирлау тәртибе турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

«Сатып алу турындагы документта препаратның дару формасы, дозировкасы һәм яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш», – диелә документ текстында.

Моннан тыш, даруны тасвирлаган вакытта препаратның нинди юллар белән кертелүе, ә педиатриядә кулланыла торган дарулар өчен баланың яше кебек критерийларның да исәпкә алынуы ихтимал.

Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot