Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге Е216 һәм Е217 өстәмәләре булган продуктлар сатып алудан тыелырга тәкъдим итә
Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге Е216 һәм Е217 өстәмәләре булган продуктлар сатып алудан тыелырга тәкъдим итә
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). ТРда Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге халыкны Е216 һәм Е217 өстәмәләре булган продуктлар сатып алудан тыелырга чакыра.
Әлеге кисәтү агымдагы елның 18 гыйнварыннан РФ Дәүләт Баш санитар табибы Геннадий Онищенко карары нигезендә килеп чыккан. Анда халыкның массакүләм инфекцион авырулар белән агулануын кисәтү максатыннан Россия территориясенә Е216 һәм Е217 өстәмәләреннән әзерләнгән азык продуктларын кертү һәм, шулай ук 2005 елның 1 мартыннан азык продуктлары җитештергәндә әлеге өстәмәләрне куллану тыелу хәбәр ителә.
ТР Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәгеннән "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, Е216 һәм Е217 коры иртәнге ашлар, биологик актив өстәмәләр, дерелдәвекле ит, ит продуктлары, шикәрле кондитер эшләнмәләре (кәнфит, шоколад) җитештергәндә кулланыла. Кулланырга рөхсәт ителә торган күләме 0,1 процент тәшкил итә.
Е216 һәм Е217 өстәмәләре кайбер кешеләргә бөтенләй ярамый, мәсәлән, кычыткан бизгәген булдырырга мөмкин.
Татарстанда Е216 һәм Е217 кушылган туклану азыклары җитештерелми, дип хәбәр итә Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге. Республиканың сәүдә оешмаларында тикшерүләр үткәреләчәк. Составында әлеге өстәмәләр булган продуктлар сатудан алыначак. Сатып алучыларга мондый продуктлар кулланудан тыелып торырга тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз