news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт органнарының бизнеска аңлаешлы карарлар кабул итүе мөһим – Тимур Нагуманов

2016 елда республикада бизнес проблемаларын хәл итү буенча 50 проект эшләнгән.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бер ел эчендә Татарстанда бизнес проблемаларын хәл итү буенча 50 проект эшләнгән. Проект төркемнәре утырышларында меңнән артык эшмәкәр катнашкан. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов белдерде. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проектының һәм Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советының 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган очрашу Казанда “Штаб” резиденциясендә узды.

Тимур Нагуманов республикада бизнес-берләшмә алдында торган проблемаларны нәтиҗәле рәвештә хәл итү омтылышы күренеп торуын әйтте. “Эшкуарлык буенча совет концептуаль карарлар әзерли, аннары алар хакимият органнарына җиткерелә. Күп кенә түрәләр “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” очрашуына чакырылды”, – диде ул. Аның әйтүенчә, проект төркемнәренең якынча утызында кабул ителгән карарлар тормышка ашырылган. Калганнары эшкәртүдә. Бизнес-омбудсмен хакимият органнары позициясе аркасында барлык проектларның да ахырына кадәр җиткерелмәвен дә әйтте. “10 проект төгәл чишелешсез калды, чөнки барлык хакимият органнары да бизнес ягына хәрәкәт итәргә әзер түгел. Без бу вазгыятьне кулда тотарга тырышабыз, тик кайбер әйберләр безнең компетенциягә кагылмый. Мәсәлән, салым ташламалары темасы”, – диде ул.

“Проект төркемнәре утырышы – безнең төп эш формасы. Анда без эшкуарларны борчыган мәсьәләләрне чишү буенча ниндидер карарга килү максатын күздә тотабыз. Бизнес вәкилләре түрәләр белән бергә проблемадан чыгу юлын табарга тиеш. Ел башыннан шул рәвешле эшләп, шактый тәҗрибә тупладык. Хакимият органы үзе генә хәл итә алмаган сораулар була. Бизнес бүген бу карар дөресме-юкмы, нәтиҗәлеме-юкмы икәнен объектив әйтә ала”, – дип белдерде Тимур Нагуманов.

Бизнес-омбудсмен такси эшен көйләү белән бәйле вазгыятьне мисалга китерде. Таксомотор эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең суд карарыннан башка лицензияләрен гамәлдән чыгара алмаганын, проект төркеме эшли башлагач, лицензияләрне гамәлдән алу турында 6 меңнән артык гариза тапшырылганын билгеләп узды. “Эшмәкәрләр шундый хәлләргә дә тарыган: машинага кайчандыр лицензия бирелгән булган, ә машина бүген башка кешенеке, һәм ул юл-транспорт һәлакәтенә эләгә ди. Эшмәкәр бу машинаны бер ел буе күрмәгән булып чыга, бүген ул аннан файдаланмый, ә аңа лицензия эшчәнлеге шартларын бозуы турында 100 мең сумнан артык штраф килә. Иң кызыгы шул: бу төркем эшли башлагач, Транспорт министрлыгы бу карарны башкача, хакимият аша хәл итәргә омтылды. Әмма бу карар адым саен өзелеп килде, чөнки формаль рәвештә бу федераль законга тәңгәл түгел иде, һәм беркем дә проблеманың асылын төптән аңламады. Бу проблеманы хәл итүне тоткарлап килгән кешеләрне, таксистларны җыеп, бу проблеманы уртага салып сөйләштек һәм аннан чыгу юлын таптык”, – дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Аның фикеренчә, проблема чынлыкта кемнеңдер эшлисе килмәүдә дә түгел, ә түрәнең кешеләр юлыга торган проблемаларны белеп бетермәвендә.

Тимур Нагуманов эшмәкәрләрнең активлыгын билгеләп үтте. “Казан паркларында эшләргә теләүче эшмәкәрләрне туплау эшен өч көн эчендә башкарып чыктык. Паркларда эшләргә теләгән 70 ләп эшкуарны җыйдык. “Бизнеска аңлаешлы булган, алар мантыйгына туры килгән карарлар эшләүгә ирешелде. Дәүләт органнарының мондый карарлар кабул итүе мөһим”, – диде ул.

Бизнес-омбудсмен Эшмәкәрлек буенча советның чираттагы утырышы 6 декабрьдә узачагын әйтте. Анда 8 проект төркеме карарлары чыгарылачагын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100