Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында закон кабул ителде
Ул хакимият белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыруга булышачак, дип санала
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында”гы ТР законы проекты “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында”гы 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әзерләнгән.
Федераль закон нигезендә дәүләт органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү мәсьәләләре РФ субъектлары вәкаләтләренә кертелгән. Федераль закон нигезендә, мәсьәләләрнең бер өлеше РФ субъекты законнары белән җайга салынырга тиеш булуны, ә бер өлеше җайга салу дәрәҗәсен мөстәкыйль билгеләү күз алдында тотылуны исәпкә алып, закон акты белән кирәкле нигезләмәләрне регламентлау мөмкинлеге барлыкка килә.
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерүенчә, закон проектын кабул итү ТР дәүләт органнарының һәм ТР җирле үзидарә органнарының гражданлык җәмгыяте мәнфәгатьләрендә мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итә, хакимият белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыруга булышачак.
Ул, шулай ук, бүген эшли башлаган яңа сервер хакында да искә алып узды. Әлеге сервер халыкка законнар белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз