news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт органнары гражданнарны кабул итүне күп функцияле үзәкләргә тапшырачак

Күп функцияле үзәкләрдә гаризаларны хезмәткәрләр язачак.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 2024 елга федераль һәм региональ хакимият органнары гражданнарны кабул итүне күп функцияле үзәкләргә тапшырачак. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгының тиешле закон проектына сылтама белән «Известия» дә язалар.

Кайбер очраклар искәрмә булып торачак — аларны Хөкүмәт соңрак билгеләячәк.

Россиялеләр, үзенең пропискасына һәм тору урынына карамастан, күп функцияле үзәкләрдә ярдәм ала алачак, ә барлык хезмәтләр дә электрон формада күрсәтеләчәк.

Гаризаларны мөстәкыйль тутырмау мөмкинлеге дә уңай булачак. Күп функцияле үзәкләрдә моны үзәк хезмәткәрләр эшләячәк. 

Икътисадый үсеш министрлыгы закон проекты берьюлы берничә хезмәт күрсәтүгә комплекслы гариза бирергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Документ 2021 ел башыннан үз көченә керер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot