Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Дәүләт милке белән 15 ел идарә итү дәверендә Татарстан бюджетына 405 миллион доллар акча кергән
^Дәүләт милке белән 15 ел идарә итү дәверендә Татарстан бюджетына 405 миллион доллар акча кергән
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Дәүләт милке һәм дәүләт җирләре белән идарә итү буенча эшчәнлектән 15 ел эчендә республика бюджетына 405 миллион доллар акча кергән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев хәбәр итте.
Күчемсез милекне арендалаудан кергән табыш 10,56 миллион доллар күләмендә кергән, җир участокларын арендалаудан – 33 миллион доллар, күчемсез милекне сатудан – 58,76 миллион доллар, җир участокларын сатудан – 45,48 миллион доллар, акцияләрне сатудан - 141, 49 миллион доллар акча. Дәүләт пакетына күчерелгән дивидендлар күләме 106,99 миллион доллар, чиста табыш өлеше 5,9 миллион доллар тәшкил иткән. Аукционнарда 1400дән артык акционерлык җәмгыятьләренең акцияләре сатылган. Дәүләт пакеты акцияләрен сату нәтиҗәсендә дәүләт өлешле акционерлык җәмгыятьләренең акцияләре бу елларда 656га кимегән. 2001 елдан башлап әйләнешкә 550 мең гектар җир алынган, аларның 249 мең гектар мәйданы сатылган, 311 мең гектары арендага тапшырылган.
15 ел эчендә 1800 ДУП реформаланган, аларның 1668е акционерлаштырылган һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә үзгәртелгән. Бүгенге көндә Татарстан дәүләт милкендә 49 унитар предприятие калган. Гомум мәйданы 1,8 миллион квадрат метр булган республика күчемсез милеге сатылган. Уртача алганда, ел саен республика милкендәге 100 мең квадрат метр күчемсез милек арендада булган.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 12 республика законы, 2 концепция, ТР Президенты Указларының күбесе, ТР Хөкүмәте карарлары эшләнгән. Алар арасында, “Дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында”, “Хуҗалык берләшмәләре һәм ширкәтләре белән идарә итү һәм контрольдә тоту органнарында дәүләт вәкилләре катнашу тәртибе”, “ТР территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләреннән җир участокларын хосусыйлаштыру турында”, “Дәүләт милке турында”, шулай ук ТР Дәүләт милке белән идарә итү концепциясе һәм ТР Күчемсез милек белән идарә итү системасын төзү концепциясе бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз