news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт матбугат чараларына өстәмә миллионнар бирәчәкләр

Россия хөкүмәте дәүләт телекомпанияләре һәм агентлыкларын финанслауга 800 миллион сум өстәмә субсидияләр бүлеп бирергә ниятли.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Россия хөкүмәте дәүләт телекомпанияләре һәм агентлыкларын финанслауга 800 миллион сум өстәмә субсидияләр бүлеп бирергә ниятли. Бу хакта 2018-2020 елларга бюджет турындагы законга төзәтмәләр проектында әйтелә, дип хәбәр итә "Лента.ру".

Документ нигезендә, өстәмә субсидияләр ВГТРК һәм “ТВ-Новости” (RT), шулай ук ТАСС агентлыгы арасында бүленәчәк. Беренчеләре 295 һәм 300 миллион алачак. Шул ук вакытта дәүләт алдан инде ВГТРКга 21,95 миллиард сум, “ТВ-Новости” коммерцияле булмаган акционерлык оешмасына 17,5 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштырган булуы билгеле.

Калган өстәмә 205 миллион сум ТАССка булачак. Шулай итеп әлеге вакытка агентлыкны финаслау 1,735 миллиард сумны тәшкил итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100