Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт мәдәният учреждениеләре авылларга гастрольләргә чыгу планын үти алмаска мөмкин
Бүген мәдәният министрлыгы үзенең иҗтимагый советы белән берлектә 2020 елда тормышка ашырасы күрсәткечләрен анализлады.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министрлыгы дәүләт иҗат коллективларын муниципаль районнарга күбрәк чыгару максатын куйган иде. Әмма объектив факторларга бәйле быел бу план үтәлмәскә мөмкин. Министрның беренче урынбасары Юлия Әдһәмова министрлыкның беренче яртыеллыктагы эш күрсәткечләренә нәтиҗәләр ясаганда проблемаларны да күрсәтеп үтте.
Бүген мәдәният министрлыгы үзенең иҗтимагый советы белән берлектә 2020 елда тормышка ашырасы күрсәткечләрен анализлады. Әлеге күрсәткечләр җәмәгатьчелек теләген искә алып төзелгән.
Быел ел дәвамында дәүләт иҗат коллективларының муниципаль районнарга гыстрольләрен 10 процентка арттыру күздә тотылган иде. 2020 елның I кварталында дәүләт театр-тамаша учреждениеләре республика мәдәният йортларында һәм мәгариф учреждениеләрендә 135 тапкыр чыгыш ясаганнар. Аларны 25 мең кеше тамаша кылган.
Профессиональ сәнгатьне авыл җиренә җиткерү максатыннан иҗат коллективлары чыгышларының 40 проценты авыл җиренә туры килә. билет бәяләре максатчан аудиториянең түләү мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә. Муниципаль районнарда чыгыш ясаучы коллективлар арасында лидерлар – Минзәлә, Әтнә һәм Түбән Кама театрлары.
Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында II квартал гастрольләре күчерелгән. Максатларны тормышка ашыру өчен 2020 ел азагына кадәр 1000нән артык чыгыш ясалырга тиеш. Әлеге эш санитар-эпидемиологик режим рәткә кергәч кенә дәвам итә ала.
Юлия Әдһәмова санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә министрлыкның бу планына төзәтмәләр кертелергә мөмкинлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз