news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт комиссиясе республикада ремонт эшләре үткәрелгән 6 юлны кабул итте

Аларның гомуми озынлыгы - 17,8 км

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Татавтодор» ААҖ ремонтлаган каты өслекле 6 юл узган атнада Дәүләт кабул итү комиссиясе тарафыннан кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. Биредә сүз «Чистай – Аксубай – Нурлат» (Аксубай муниципаль районына карый), «Акъяр – Чирмешән – Шонталы» (Яңа Чишмә районы), тимер юл тупигына китерә торган юл (Нурлат районы), «Сатыш – Олы Кибәче» (Саба районы), «Күзайкино -  Нурлат» һәм «Лениногорск – Чирмешән – Урманасты Үтәмеш» (Чирмешән районы) юллары турында бара. 17,8 км гомуми озынлыктагы шушы юлларга барлыгы 110,6 млн. сум акча сарыф ителгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100