news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт кинематография оркестры джаз музыкасын яңгырата

Иртәгә ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының Дәүләт кинематография оркестры концерт-бию кичәсен тәкъдим итә

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының Дәүләт кинематография оркестры концерт-бию кичәсен тәкъдим итә. “Яңа елда - джаз” дип аталган концерт оркестр тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелеп килә һәм бүген инде матур традициягә әйләнде.
Музыка кичәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Чугунова башкаруында джаз яңгыраячак. Кунаклар бию программасында да катнаша алачак. Тамаша кичке 18 сәгать 30 минутта башланыр дип көтелә. Бу турыда “Татаркино” оешмасыннан хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot