news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт камера хоры Кыпчак кызлары җырына клип төшергән

Әлеге клип Камера хорының яңа проекты – чит ил һәм татар хитлары миксын тәшкил иткән “Алтын граммофон” программасының беренче этабы.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт камера хоры Dj Ислам Вәлиев һәм Gauga төркеме солисты, музыкант Оскар Юнысов белән бергә А.П.Бородинның “Князь Игорь” операсыннан Кыпчак кызлары җырына музыкаль клип төшергән. Татарстан Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова бу проектны “музыкаль параллельләрдә һәм музыкаль перпендикулярларда эшләү” дип атый.

“Европа юнәлеше алган коллективыбыз өчен бу проектның милли булуы да мине бик сөендерә, - ди Миләүшә Тәминдарова. – Без анда Бородинны җырласак та, ул бик милли. Проект минем Ислам Вәлиев белән дуслыгымнан башланды. Аннары Оскар Юнысов проектка кушылды. Әлеге егетләрне миңа “Казанның төнге мэры” дип аталучы продюсер һәм эшмәкәр Артур Хосровян тәкъдим итте. Кыскасы, минем әллә кайчаннан уйлап йөргәнем көтмәгәндә тиз генә тормышка ашты да куйды”.

“Миңа гадәти урында төшерелгән клип кызык түгел иде, яки гипс мәгарәсе, вокзал, почтамт, аэропорт кирәк иде. Без аэропортны сайладык. Нәтиҗәдә, менә шундый “шашкан” проект килеп чыкты”, - дип дәвам итә ул.

Әлеге клип Камера хорының яңа проекты – чит ил һәм татар хитлары миксын тәшкил иткән “Алтын граммофон” программасының беренче этабы. Концерт 22 декабрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтәчәк.

Миләүшә Тәминдарова клипның заманча продуктка сусаган татар музыкаль культурасы өчен әһәмиятле проект булуына басым ясый. “Ул татар җыр сәнгатенең югарылыгын да күрсәтә”, - ди ул.

Мәгълүмат өчен. Татарстан Дәүләт камера хоры рәсми рәвештә 2007 елда оеша. Аның нигезендә Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе хоры тора. Сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Тәминдарова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100