news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт имтиханнарын үткәрүдә катнашучы педагогларга компенсация түләнәчәк

Компенсация күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен тәшкил итә.

Дәүләт имтиханнарын үткәрүдә катнашучы педагогларга компенсация түләнәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Бердәм дәүләт, Төп дәүләт имтиханнары, 9 һәм 11 сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын уздыруда катнашачак педагогларның барысына да компенсация түләнәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең мөһим яңалыгы – ТР Министрлар Кабинетының “Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм уздыру эше өчен педагогик хезмәткәрләргә компенсацияләр турында” Карарына үзгәрешләр кертелүе”, - диде министр. Ул барлык төр дәүләт имтиханнарын уздыруга үз өлешен кертәчәк укытучыларга компенсация түләнәчәген әйтте.

Рафис Борһанов компенсация күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен тәшкил итүен белдерде. “Кемгәдер аз, кемгәдер күп тоелырга мөмкин, ләкин аның булуы бик яхшы”, - диде министр.

1 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен яки Бердәм дәүләт имтиханын 17816 кеше тапшырачак.

Сынау алдында торган укучыларның 16395е - мәктәпне быел тәмамлаучы чыгарылыш укучылары, урта һөнәри белем оешмаларында укучы - 329 кеше, узган елларда мәктәпне тәмамлаган - 1086 кеше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле - 244 бала. Былтыр БДИны республикада 16,6 мең укучы тапшырган.

9 нчы сыйныфны тәмамлап, рус теленнән төп дәүләт имтиханын 36 мең 878 кеше, математикадан 36 мең 871 кеше тапшырыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100