Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт хезмәтләрендә ЗАГС белешмәләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде
Тиешле мәгълүматны алу өчен, кулланучыга порталның ««Документы и данные» дигән бүлегенә керергә һәм «Семья и дети» дигән битне ачарга кирәк.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләргә ЗАГС белешмәләрен — язылышу, бала туу һәм исем алыштыру турындагы таныклыкларны « Госуслуги» порталы аша алу мөмкинлеге булдырылды.
Әлеге сервисны Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы эшләтеп җибәргән. Бу хакта Министрлар кабинетының Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Сүз язылышу һәм аерылышу, үзеңнең һәм балаңның туу таныклыклары, исем алыштыру турындагы белешмәләр хакында бара. Алар дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда, башка төрле документлар алганда яки сату-алу килешүе төзегәндә, мәсәлән, күчемсез милекне сатканда яки алганда, кирәк була», — диелә хәбәрдә.
Тиешле мәгълүматны алу өчен, кулланучыга порталның ««Документы и данные» дигән бүлегенә кереп, «Семья и дети» дигән битне ачарга кирәк. Моннан тыш порталда язылу мөмкинлеге дә бар, бу очракта мәгълүматлар автомат режимда яңара һәм гел актуаль булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз