news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү мәсьәләсе гаять мөһим, дип саный М.Шәймиев

Уфада ТР Президенты төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

(Уфа, 9 февраль, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Кичә Уфада узган төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Россия Федерациясе субъектларында мәгълүмати технологияләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үткәрде.
Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте әгъзалары, профиль министрлык һәм ведомство башлыклары, шулай ук төбәк җитәкчеләре катнашты.
Минтимер Шәймиев соңыннан журналистларга белдергәнчә, утырышта халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен заманча мәгълүмати технологияләрне куллану мәсьәләсе каралган. Мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кешеләрнең теге яки бу документларны рәсмиләштерү өчен күпсанлы кабинетлар буйлап йөрүдән коткарып булачак. Өйдән чыкмыйча гына белешмә, документлар алырга, төрле хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.
Татарстан Президенты фикеренчә, электрон хезмәтләрне һәрьяклап кулланышка кертү өчен алар дәүләт тарафыннан Россиянең бөтен территориясендә җәелдерелергә тиеш. Россиянең унга якын төбәге (шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстан) төрле өлкәләрдә заманча мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертте инде. Татарстанда илдә беренчеләрдән булып Электрон Хөкүмәт булдырылды, ГЛОНАСС системасы кулланыла. Иң мөһиме, төбәкләрдә эшләнүче мәгълүмати системалар бердәм федераль стандартлар белән килештерелергә тиеш.
“РФ Хөкүмәте мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертүгә актив рәвештә алынды. Әлеге мәсьәлә буенча берничә утырыш узды инде. Бу – гаять мөһим тема һәм ул федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә дәүләт хакимияте органнарын бәяләүдә беренче чиратта торырга тиеш”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100