news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт хезмәтләрен башкару яшәү һәм теркәлү урынына бәйле булмаячак

Территориягә бәйле булмау хезмәтне гадиләштерәчәк һәм аз вакыт таләп итәчәк, дип өметләнә Коммуникация һәм элемтә министрлыгы.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россиялеләр дәүләт хезмәтләреннән яшәү һәм теркәлү урынына бәйле булмыйча файдаланырга мөмкин. Хөкүмәт әлеге проект буенча төзәтмәләрне хуплаган. Тиздән документ Дәүләт Думасына тикшерү өчен тапшырылачак, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Дәүләт хезмәтләрен теләсә кайсы дәүләт идарәсендә яки ил буенча күпфункцияле үзәкләрдә яшәү һәм теркәлү урынына карамыйча алырга мөмкин булачак.

Территориягә бәйле булмау хезмәтне гадиләштерәчәк һәм вакытны киметергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә Коммуникация һәм элемтә министрлыгы. Идарәдә хәбәр иткәнчә, яңа кагыйдәләр хөкүмәт раслаган исемлектәге хезмәтләргә генә кагылачак
 

news_right_1
news_right_2
news_bot