news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт хезмәтләре порталында эвакуацияләнгән автомобиль турында белергә мөмкин

Автомобиль хуҗасы машинасы турындагы мәгълүматны “Эвакуация” бүлегеннән таба ала.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Хәзер Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында эвакуацияләнгән автомобильнең кайда икәнлеген белергә мөмкин.

Автомобиль хуҗасы машинасы турындагы мәгълүматны “Эвакуация” бүлегеннән таба ала. Моның өчен порталда теркәлергә яки шәхси кабинетка керергә һәм автомобиль турында кирәкле мәгълүматны тутырырга кирәк.

  • Play Маркет яки App Store дан “ТР Хезмәтләр” мобиль кушымтасын бушлай алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot