news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт хезмәтләре порталында автомобильләрне теркәү өчен гаризалар саны ике тапкыр арткан

«2017 елда аларның саны 6,4 миллионнан артып китте», - дип белдерделәр агентлыкка.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия ЮХИДИ идарәсе 2017 елда дәүләт хезмәтләре порталында автомобильләрне теркәү өчен гаризаларның ике тапкыр артуын билгеләп үткән, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы, ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«2017 елда аларның саны 6,4 миллионнан артып китте», - дип белдерделәр агентлыкка.

«Россия Дәүләт автоинспекциясе гражданнарны дәүләт хезмәтләреннән интернет аша файдалану мөмкинлеген активрак кулланырга чакыра – бу уңайлы да, вакытны да сизелерлек янга калдыра. Әгәр әлеге уңайдан ниндидер проблемалар килеп туа икән, бу очракта Дәүләт автоинспекциясенең төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны шулай ук интернет аша эшләргә мөмкин», - диделәр ведомствода. 

news_right_1
news_right_2
news_bot