news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре порталы аша соцчелтәрләрдә авторизация үтү буенча эксперимент бара

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә технологияләре министрлыгында белдерүләренчә, мондый алым кулланучылар һәм бизнес арасында тагын да уңайлырак һәм куркынычсыз дистацион аралашуны тәэмин итәчәк.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россиядә интернет-платформалардан файдаланучыларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизацияләү буенча эксперимент башланды.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, сынауны 2022 елның 1 июленә кадәр үткәрү күздә тотыла.

Социаль челтәрләр, онлайн-кибетләр һәм башка платформалардан файдаланучы россиялеләр, дәүләт хезмәтләре сайтында аккаунтлары булган очракта, интернетта алыш-бирешне башка мәйданчыкларда өстәмә рәвештә теркәлмичә генә ясый алачак.

«Социаль челтәрләр, товар һәм хезмәт агрегаторлары, эш эзләү буенча сайтлардан файдаланучылар аерым логин-пароль буенча теркәлергәме, әллә дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмасыннан файдаланыргамы икәнлеген (шәхси мәгълүматлар тапшырылмаячак) үз теләкләре белән сайлый алачак», - дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә технологияләре министрлыгында.

Шулай ук россиялеләр дәүләт хезмәтләреннән үзләренә уңайлы урында (әйтик, турыдан-туры социаль челтәрдән яки смартфондагы банк кушымтасыннан) файдалана алсын өчен аларны коммерция платформаларында тәкъдим итү дә күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100