news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә арадашчылар проблемасы Татарстанда да бар

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдерде

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Халыктан чиксез санда кирәкле белешмәләрне арадашчыдан башка да алып була. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдерде.
Аның фикеренчә, хокук бирүче документларны алу өчен төрле белешмәләр җыю процедурасы камиллектән ерак – бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк. “Кешеләр ниндидер документ алырга килә, аны күп санлы белешмәләр (хезмәт хакы, салым түләү һ.б. турындагы) җыярга мәҗбүр итәләр”, - диде республика парламенты җитәкчесе һәм кешеләр еш кына арадашчыларның түләүле хезмәтләренә мөрәҗәгать итә. Бу функцияләрне арадашчыларга акча түләргә мәҗбүр итмичә дәүләт хакимияте органнары, учреждениеләр үзләре башкарырга тиеш, дип саный ул.
Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә агымдагы атнада Калининградта РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү совет президиумы утырышында күтәрелде, дип искә төшереп үтте. Ул вакытта РФ Премьер-министры Владимир Путин Россия Хөкүмәте халык өчен түләүле хезмәтләр исемлеген һәм гражданин нәрсә өчен һәм күпме түләргә кирәклеген белсен өчен тиешле прейскурант әзерләячәк, дип белдерде.
“Кызганычка каршы, мондый проблема Татарстанда да бар, - диде Дәүләт Советы Рәисе. – Мин бу хакта барлык депутатлар да үз эшчәнлекләрендә ТРда бу процедуралар вакытында коррупцияне азайту юлларын эзләсен өчен әйтәм”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100