news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәткәрләренең түләүле яллары кыскартылды

Бу дәүләт граждан хезмәте вазифаларын биләүчеләргә кагыла.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Дәүләт граждан хезмәте вазифаларын биләүче хезмәткәрләрнең еллык төп түләүле яллары 35 календарь көненннән 30 календарь көненә кадәр кыскартыла. Бу хакта бүген V  чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышында мәгълүм булды.

Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин тәкъдим иткән закон проекты нигезендә, барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен түләүле ялны исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Хәзер аларның яллары эш стажына бәйле рәвештә һәр ел саен бер календарь көн исәбеннән исәпләүне күздә тота. Моннан соң, дәүләт граждан хезмәте стажы 15 ел яисә аннан да күбрәк булганда максималь дәвамлылыкта — 10 календарь көн итеп бирелә.

Тагын бер үзгәреш нормалаштырылмаган хезмәт көне өчен бирелә торган еллык өстәмә түләүле ялга кагыла. Альберт Хәбибуллин тәкъдим иткән закон проекты нигезендә, мондый ял дәвамлылыгы коллектив шартнамә яисә дәүләт органнарының хезмәт тәртибе буенча түгел, ә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан законы нигезендә билгеләнә һәм 3 календарь көнне тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100