news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хакимияте органнары волонтерлык оешмаларына ярдәм күрсәтәчәк

Волонтерлыкка кагылышлы закон проекты ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының әлеге өлкәдә вәкаләтләрен билгели.

Дәүләт хакимияте органнары волонтерлык оешмаларына ярдәм күрсәтәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

Документны Артур Гәбделҗанов, Светлана Захарова, Лилия Маврина һәм Алексей Созинов әзерләгән.

Депутат Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының тәкъдим ителгән закон проекты федераль законнардагы үзгәрешләргә нигезләнә һәм Татарстан Республикасы территориясендә ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга сала. Закон проекты Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының әлеге өлкәдә вәкаләтләрен билгели.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

  • башкарма хакимият органнары һәм алар карамагындагы дәүләт учреждениеләре белән волонтерлык белән шөгыльләнүчеләр арасында үзара эшләү тәртибен раслау;
  • волонтерлык оешмаларына Татарстан Республикасының тиешле дәүләт программаларын (ярдәмче программаларын) эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү,
  • волонтерлык эшчәнлеген популярлаштыру һ.б.

Документ нигезендә, ихтыярыйлык һәм волонтерлык төшенчәләре бер үк мәгънәгә ия була.

Закон проекты нигезендә, шулай ук 2018 елның 5 февралендә чыккан Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, “Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында", “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”, “Физик культура һәм спорт турында”, “Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” һәм “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100