Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт грантын алу өчен конкурста пассив катнашкан районнар билгеле
“Кайбер районнарның әлеге конкурста катнашмавы коммерцияле оешмалар яки профессионаллар булмауга бәйле”, – диде Эльмира Зарипова.
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Коммерцияле оешмаларның социаль проектлары өчен дәүләт грантын оту конкурсында актив һәм пассив катнашкан районнар билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
“Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Әлки, Сарман районнарында урнашкан коммерцияле булмаган оешмалар әлеге грантны отуда теләп катнаша”, - диде министр.
Шул ук вакытта пассив булган районнар да бар.
“Быел Апас, Кайбыч, Алексеевск, Әтнә, Әгерҗе, Алабуга, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Теләче, Зәй районнарынннан зуррак активлык көтәбез. Коммерцияле булмаган оешма төзү өчен кеше дә кирәк. Ул төрле компентенцияләргә ия булырга, проектлар булдыруда эшләргә тиеш. Әлеге районнарның грант өчен конкурста катнашмавы шуңа бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә без ел саен ТР Иҗтимагый палатасы белән бергә, укулар уздырабыз. Анда проект ничек төзелә, бюджетны ничек карарга һәм санарга, проектны гамәлгә ашыруда профессионаллар җәлеп итү кебек мәсьәләләр буенча укытыла”, – диде Эльмира Зарипова.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты бирү өчен 20 млн сум акча бүленгән дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз