Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт гаепләүчесе "Хизб ут-Таһрир" оешмасы әгъзаларына иң югары җәзаны сорый
Барлык хөкем ителүчеләргә дә төрмә срогы яный
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы судында «Хизб ут-Таһрир әл-Ислами» экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнүче Азат Хәсәнов, Илдар Шәйхетдинов, Ленар Галимов һәм Илмир Имаевка карата җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
ТР прокуратурасы мәгълүматы буенча, бүгенге утырышта дәүләт гаепләүчесе вәкиле судка барлык хөкем ителүчеләрне үзләре гаепләнгән җинаятьләрдә гаепле дип табып, иректән мәхрүм ителү рәвешендәге иң катгый җәзаны билгеләргә тәкъдим итте. Хәсәновка - 10 елга дини-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, өстәмә чикләүләр белән 2 елга иреген чикләп 7,5 ел катгый режимлы төзәтү колониясе; Шәйхетдиновка - 5 елга дини-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, өстәмә чикләүләр белән 1 елга иреген чикләп, 6,5 ел гомум режимлы төзәтү колониясе; Галимовка - 5 елга дини-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, өстәмә чикләүләр белән 1 елга иреген чикләп, 6,5 ел гомум режимлы төзәтү колониясе; Имаевка - дәүләт файдасына 200 мең сум күләмендә штраф белән 5 елга гомум режимлы колония.
Тикшерү версиясе буенча, алда аталган затлар 2012 елның августыннан 2013 елның октябренә кадәр Россиянең барлык территориясендә суд карары белән тыелган "Ислам азат итүчеләре партиясе" («Хизб ут-Таһрир әл-Ислами») законсыз дини берләшмәсенең төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашкан. Алар экстремистик китаплар (әдәбият) өйрәнү һәм тарату, оешмага яңа кешеләр җәлеп итү белән шөгыльләнгән.
Моннан тыш, алар2012 елның октябрь һәм декабрендә Казан урамнары буенча җиңел автомобильләрдә узыш та оештырган. Шул ук вакытта алар машиналарга экстремистик оешманың символикасы белән карага аклы флаглар элгән.
Оешманың тагын бер әгъзасы Рөстәм Әхмәтов тикшерү органнарыннан качкан һәм эзләүгә игълан ителгән, шуңа бәйле рәвештә аңа карата җинаять эше аерым производствога бүленгән.
Тикшерү барышында өй арестында булган Галимовтан кала, барлык оешма әгъзалары сак астына алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз