Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт гаепләүчесе баласын буып үтергән ананы 4 ел ярымга колония-сөргенгә җибәрүне сорады
21 июньдә суд, гаепләнүченең соңгы сүзен тыңлап, үз карарын чыгарачак.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Казанның Идел буе район судында дәүләт гаепләүчесе, яңа туган баласын буып үтергән өчен гаепләнүче Зебенисо Аскарованы колониягә җибәрүне сорады.
"Бу җинаятьне башкаруда гаепле итеп тануны һәм 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-сөргенгә җибәрүне сорыйм", – диде Казанның Идел буе район суды прокурорының өлкән ярдәмчесе Гүзәл Ишморатова.
Ләкин, Аскаровага карата кузгатылган җинаять эшен кару 21 июньгә күчерелде. Бу көнне суд, аның соңгы сүзен тыңлап, үз карарын чыгарачак.
Искәртеп үтәбез, тикшерү фаразлары буенча, 26 февральдә Казанның Габишев урамында бер йортның фатирында Аскарова ир бала таба һәм малайны йөзе белән каплап, буа.
Кичен, хатын-кыз, баласын сөлгегә һәм полиэтилен капчыка төреп чуп савытына ташлый.
Зебенисо Аскарованың тагын ике баласы бар, улы хәзерге вакытта әтисе белән яши, ә яшь ярымлык кызы 18 номерлы хастаханәдә, аның яшәү урыны кайда булачагы хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз