news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак

Бүген Татарстан артистлары Ульяновскиның Ленин мемориалы Зур залында тантаналы концертта чыгыш ясаячак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсенең 75 еллык юбилеена багышланган тантаналы концертта чыгыш ясаячак. Концерт бүген 15.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.

Бәйрәм чарасы Ульяновскиның Ленин мемориалы Зур залында уза. Анда төбәк башлыгы Сергей Морозов та катнашыр дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot