news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт эшенә барырга теләүчегә, һичшиксез, татар телен белү кирәк - Рафаил Хәкимов

"Татарчасыз берничек тә эшли алмас идем", - ди әңгәмәдәш.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Дәүләт эшенә барырга теләүчегә, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны мин кисәтеп әйтер идем", - дип белдерде тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

"Мәсәлән, мин 17 ел киңәшче булып эшләдем, кимендә 50 процент татарча сөйләшә идек. Татарчасыз берничек тә эшли алмас идем, бу мөмкин түгел, күз алдына китерә дә алмыйм мин аны. Әлбәттә, документларны күбрәк русча яздык, чөнки татарча терминология йомшаграк. Алай дисәң, терминология инглизчә русчага караганда да яхшырак ул. Без документларны русча язсак та, татарча сөйләштек, татарча сөйләшеп, русча яза идек. Кемдер дәүләт эшенә бара икән, мин әйтер идем, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны кисәтеп әйтер идем. Икътисадта зур бизнесмен булырга теләсә дә, татар телен белергә тиешсең. Инглиз теле кирәк, анысы аңлашыла, әмма татар теле дә кирәк. Татар телен белсә, бөтен төрки телләрне аңлар", - дип киңәш бирде Рафаил Хәкимов дәүләт хезмәткәре булырга теләүчеләргә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100