news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты Татарстан тәҗрибәсе белән танышты

Дәүләт Думасы депутатлары Путинның медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү буенча йөкләмәләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга килде.

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты Татарстан тәҗрибәсе белән танышты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел  звеносын модернизацияләү буенча Россиядә беренче тыңлаулар узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары Татарстан тәҗрибәсе белән танышу өчен Казанга килде.

«Бүген без Идел буе федераль округыннан башлап федераль округлар буенча иҗтимагый фикер алышулар циклын ачтык, бу безнең өчен бик мөһим. Без медицина-санитария ярдәмен модернизацияләү, Россия Президенты йөкләмәләрен, орфан авыруларны дәвалау турында фикер алышабыз» , - дип аңлатты Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Морозов.

Экспертлар Татарстанның Лаеш районы Комлы Кавал бистәсенең табиб амбулаториясендә булды. Аннары «Бердәм Россия» партиясенең «Сәламәт киләчәк» проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты мәсьәләләре буенча массакүләм фикер алыштылар. Депутатлар мобиль комплексны карады, табиблар, медицина персоналы һәм пациентлар белән аралашты.

«Татарстан - фельдшер-акушерлык пунктлары системасын юкка чыгармаган, бәлки аны арттырган азсанлы субъектларның берсе. Төбәктә дә идарә карарларының грамоталылыгын күрсәтә торган нәрсәләр бар», - диде Дмитрий Морозов.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин субъектлар башлыкларына 1 июльгә кадәр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча төбәк программаларын эшләү бурычын куйды. Татарстан беренчеләрдән булып модернизацияләү программасын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100