news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында үзмәшгульләрнең бер өлешен салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр

Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына 2020 елның көзге сессиясенә кертү күздә тотыла.

Дәүләт Думасында үзмәшгульләрнең бер өлешен салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә үзмәшгуль гражданның керемнәре яшәү минимумыннан артмаган очракта һөнәри керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта инициативаның авторларының берсе — «Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Алексей Чепа сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Үзмәшгульлек эшчәнлегеннән кергән табыш яшәү минимумыннан артмаган очракта, һөнәри керемгә салымны киметүне тәкъдим итәргә телибез», — дип аңлатты парламентарий

Депутат әйтүенчә, акча үзмәшгуль кешегә, беренче чиратта, үз эшен үстерүгә кирәк. Шул ук вакытта үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә, зур булмаган керем белән, алар аякка баса алсын өчен, өстәмә ташламалар бирергә кирәк, дип саный Чепкунов.

Тиешле закон проектын инициаторлары Дәүләт Думасына 2020 елның көзге сессиясенә кертүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100