news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында үзебездә җитештерелгән товарлар белән супермаркет ачылган

Сәүдә рәтләрендә азык-төлек тә, сәнәгать товарлары да бар.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасында үзебездә җитештерелгән товарлар белән супермаркет ачылган. Дәүләт Думасы бинасында ачылган супермаркетта азык-төлек тә, сәнәгать товарлары да бар. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Түбән палатада депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләре өчен банк бүлекчәләре, ашханә, аптека һәм башка кирәкле хезмәтләр булган, тик менә супермаркет әлегәчә булмаган.

Яңа ачылган әлеге кибет ассортиментында исерткеч эчемлек (шәраб, шампан шәрабы, ак аракы, коньяклар, башка эчемлекләр), кулинария бүлеге, шулай ук башка кирәк-ярак – барысы да бар.

Супермаркет Дәүләт Думасының яңа бинасында – Георгиевск борылышы 2 нче йорт адресы буенча элеккеге Дума кулинариясе төзекләндерелгәннән соң ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100