news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр

Бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм коронавирус инфекциясенең яңадан таралуына юл куймаячак, дип саный депутат Василий Власов.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм авыруның яңадан таралуына юл куймаячак.

«Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», - дип искәртте депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100