news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларында музейларны түләүсез итәргә тәкъдим итәләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә транспортта өстәмә льготалар булдырырга кирәклеге дә билгеләп үтелгән.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел каникулында Россиядә барлык дәүләт театрлары һәм музейларына керүне түләүсез яки ташламалы итәргә кирәк, дип белдергән сишәмбе көнне Дәүләт Думасы депутаты Олег Нилов “Депутатлар язгы сессиядә ни белән шөгыльләнәчәк” дип аталган матбугат конференциясендә. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

"Әгәр дә бу традицион, күңелле бәйрәм каникулы тарихын сакласак, дәүләт музейлары, театрлары, күргәзмәләре, концерт залллары үз ишекләрен түләүсез, һич югы, үз бәясе белән ачарга тиеш. Әлеге алым кешеләр бу озын ялларны актив уздырсын өчен кирәк", — дип белдергән Нилов.

Ул шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә транспортта йөрүгә өстәмә льготалар булдырырга, аз керемлеләргә йөрү һәм очыш бәяләрен түләүсез итүне кертергә кирәклеген билгеләп үткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100