Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында тизлекне арттырган өчен яңа штраф кертергә тәкъдим иттеләр
Торак пунктларда максималь тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф салыначак.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Родион Букачаков («Бердәм Россия») торак пунктларда тизлекне сәгатенә 10 километрдан да арттырган өчен машина йөртүчеләргә 500 сумга штраф салырга тәкъдим итте. Бу хакта парламентның түбән палатасы мәгълүматлар базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Проект автомобиль йөртүчеләр торак пунктларда тизлекне арттырганда була торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен эшләнгән.
«Закон проекты торак пунктларда максималь мөмкин булган тизлекне сәгатенә 10 километрдан арттырган, әмма сәгатенә 20 километрдан артмаган өчен йөртүчеләргә административ җаваплылык билгеләнәчәк. Әлеге чикләү торак пунктлар территориясендә тизлек режимын бозу сәбәпле була торган юл-транспорт һәлакәтләренең кимүенә китерәчәк», — диелә закон проектына аңлатмада.
Торак пунктларда максималь тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф салыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз