news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында сайлауларда кандидатларны психик сәламәтлекләре турында хисап тотарга мәҗбүр итмәкчеләр

Закон проекты инициаторлары фикеренчә, сайлаучылар кандидатларның психик тайпылышлары турында белергә тиеш.

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасында закон проекты эшләнә, аның буенча сайлауларда катанашучы барлык кандидатлар хәзерге  вакытта яки элек булган психик тайпылышлары хакында хәбәр итәргә тиеш. Депутатлар хакимият һәм җирле үзидарә органнарына психик проблемалары булган кешеләр килүне теләми, дип яза "Известия".

Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең авторы Алексей Журавлев хәбәр иткәнчә, тиздән әлеге өлкә экспертлары һәм башка депутатлар белән киңәшмә үткәрелеп, аннары документ парламентның түбән палатасына тикшерүгә чыгарылачак. Әлеге башлангыч белән чыгу өчен сәбәп - кайбер оппозиция вәкилләре үзләренең психик тайпылышлары турында  яшерә дигән мәгълүмат булган.   Дәүләт Думасы депутаты, КПРФның юридик хезмәт башлыгы Вадим Соловьев мондый үзгәрешләр кертү зарурлыгы турында белдерде. "Кандидатның психик сәламәтлегенә бәйле ниндидер проблемалары бар икән, сайлаучылар бу хакта белергә тиеш. Андый мәгълүмат бирү күпмедер дәрәҗәдә кандидатның үзен дә тәртипкә салачак", - дип саный депутат.   Әмма депутатлар бу закон проектына төрлечә караган.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100