news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында “Россиядә телләр төрлелеге” темасына парламент тыңлаулары узачак

Татарстан вәкиле парламент тыңлауларында катнашачак.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Россия Федерациясе Дәүләт Думасында дәүләт телләре белән бәйле вазгыять буенча фикер алышачаклар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

16 ноябрьдә “Россиядә телләр төрлелеге: хәзерге хәле һәм киләчәге” темасына парламент тыңлаулары узачак.

“Татарстан вәкиле парламент тыңлауларында катнашачак”, - диде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100