news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында Р.Миңнеханов һәм М.Әхмәтов урыннарын Ирек Зиннуров һәм Ольга Павлова ала

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда үткән кандидатлар баш тарткан мандатларны бүлде.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 28 сентябрьдә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Дәүләт Думасына сайлауларда үткән кандидатлар баш тарткан мандатларны бүленде, дип хәбәр итә ТАСС.

Татарстан Президентыннан тыш Россия парламентына тагын 19 төбәк башлыгы үткән, алар да закон чыгару эшчәнлегеннән баш тарткан.

Шулай итеп, ТР Президенты утырасы депутат кәнәфиен танылган ватерполчы Ирек Зиннуров били. Шулай ук үз мандатыннан баш тарткан Марат Әхмәтов урынын ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot