Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында QR-кодка яңа исем тәкъдим иттеләр
Депутат Леонов QR-кодны кешенең иммун паспорты диеп үзгәртү кирәклеген дәлилли.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Леонов «QR-код» төшенчәсен «иммун паспорт» дигән төшенчәгә алмаштырырга тәкъдим итә . Бу исем, аның фикеренчә, коронавирус белән авырган һәм аңа каршы прививка алган кешеләр турындагы закон проектында тәкъдим ителә торган норманың мәгънәсен төгәл җиткерә, шулай ук бу терминга бәйле рәвештә җәмәгатьчелек ярсуын киметергә ярдәм итәчәк.
«Мин аны "иммун паспорт" дип атауны тәкъдим итәм. Иммунитет ике ысул белән – я авырганнан соң яки вакцинация узганнан соң барлыкка килергә мөмкин. Минемчә, закон проектында "QR-код" терминын "иммун паспорты"на алмаштырырга кирәк. Әмма иммун паспорты QR-кодлар системасы буенча цифрлы платформа буларак гамәлгә ашырыла. Иммун паспорты, димәк, кешегә QR-код рәвешендә бирелә», - дип сөйләде РИА Новостига Леонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз