news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында пенсияләрне индексацияләү күләме нәрсәгә бәйле булачагын аңлаттылар

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, пенсияләр, социаль түләүләр һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме артачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россиядә пенсия һәм пособиеләрне индексацияләү күләме чынбарлыктагы инфляция индексына бәйле булачак. Аны бүгенге тотрыксыз базар шартларында билгеләве бик кыен, моның өчен инфляция коэффициентын исәпләү формуласын үзгәртергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, пенсияләр, социаль түләүләр һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме артачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

«Тотрыксыз базар шартларында чынбарлыктагы инфляциянең нинди икәнлеген аңлавы бик кыен. Шунлыктан Хөкүмәткә реаль инфляцияне билгеләргә һәм финанслау чыганагын эзләргә кирәк. Бездә Милли байлык фонды рәвешендәге иминлек мендәре бар, шуның ярдәмендә боларның барысын да гамәлгә ашырып булачак», - диде Нилов.

Ул билгеләп үткәнчә, «конкрет бурыч, ягъни барлык социаль түләүләрне индексацияләү өчен инфляция коэффициентын исәпләү формуласын үзгәртергә кирәк».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100