news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында ОСАГО бәясе кыйммәтләнү турындагы хәбәрне кире кактылар

«ОСАГО тарифлары 30 процентка арта алмый, бары инфляция дәрәҗәсенә генә кыйммәтләнергә мөмкин», - диде Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков парламент тыңлауларында.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков парламент тыңлауларында ОСАГО бәясе кыйммәтләнү турындагы хәбәрне кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«ОСАГО тарифлары 30 процентка арта алмый, бары инфляция дәрәҗәсенә генә кыйммәтләнергә мөмкин», - диде ул.

Шулай итеп, Аксаков «Известия» газетасында чыккан мәкалә турында фикерен белдерде. Анда ОСАГО полисы двигатель егәрлеге коэффициенты гамәлдән чыккан очракта, өчтән бер өлешкә диярлек кыйммәтләнергә мөмкин, диелә.

Анатолий Аксаков мондый хәбәрләр ОСАГО буенча парламент тыңлаулары алдыннан бары тик кешеләрдә борчылу тудыру өчен генә барлыкка килә, дип фаразлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot