news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында коронавирус эпидемиясе куркынычы юк дип саныйлар

«Гадәти грипп белән авыручылар һәм үлүчеләр статистикасы күпкә югарырак», — диде Александр Петров.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия коронавирус таралу куркынычына каршы тору өчен югары дәрәҗәдә әзер. Бу турыда Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Александр Петровка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Эпидемия куркынычсызлыгы күзлегеннән караганда, Россия Федерациясе югары дәрәҗәдә әзер», — диде Петров.

Александр Петровка «эпидемия куркынычы бармы», дигән сорау бирделәр. «Гадәти грипптан авыручылар һәм үлүчеләр статистикасы күпкә югарырак», — диде ул.

«Кешеләрне ниндидер яңа коронавирус дип куркыталар. Хәтта XVIII–XIX гасыр эпидемиясе кебек куркыныч булыр, дистәләгән миллион кеше үләр, дип уйлыйлар. Мондый хәл булмаячак. Бу заманча сәламәтлек саклау системасы вакытында мөмкин түгел», — диде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot